Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Бүген “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Тантанага 60 ел бергә гомер итүче Анна һәм Александр Каштановлар, алтын туйларын билгеләп үтүче Тәкмилә белән Салават Әхмәтшиннар, Валентина һәм Юрий Бояровлар, Галина һәм Иван Кузьминнар, Надия һәм Марс Мөбәрәкҗановлар, Надежда һәм Альберт Мортазиннар, Әнисә һәм Камил Ногмановлар, Анна һәм Галимҗан Хуҗиевлар, 45 ел иңгә-иң куеп тормыш юлыннан атлаучы Софья белән Флюр Исламовлар, Роза һәм Виктор Шугулевлар, 43 ел бер-беренә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлыкны саклап яшәүче Әлфинә һәм Айрат Латыйповлар чакырылган иде.
Әлеге матур парлы гомер кичерүче парлар бер-берсенең күзләренә мәхәббәт белән карап, янә сөю хисләрен кабат яңартты.
Аларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов котлады.
-Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән — моңа сокланмый мөмкин түгел. Яшьләргә дә сез үрнәк. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә, — диде Сергей Васильевич.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медале бар. Медаль турында нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын әлеге медаль белән бүләкләнә. Тантанада әлеге дәрәҗәле бүләккә Әлфинә һәм Айрат Латыйповлар лаек булды.
Латыйповлар – районда зур хөрмәткә лаек гаилә. Алар бөтен тормышларын медицинага, халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлады. Булачак ир белән хатын студент елларында ук танышканнар. Медицина институтын тәмамлагач, уртак хезмәт эшчәнлеген Зәй район үзәк дәваханәсендә башлап җибәргәннәр һәм хәзер дә шунда эшлиләр. Айрат Максутович – табиб-психиатр. Әлфинә Яхиевна – участок табиб-педиатры. Эштә дә, өйдә дә аларны һәрвакыт тырышлыклары, актив тормыш позицияләре һәм зур эшчәнлекләре белән аерылып тора.
Латыйповлар үзләренең шәхси үрнәкләрендә ике бала тәрбияләгәннәр. Ә тормышларындагы иң мөһим вакыйга итеп ике оныкларының тууын саныйлар.
Алып баручылар тантанада һәр парның тормыш юлы белән таныштырды. Аларның гомер йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләрне искә алдылар. Чараны иҗат коллективлары чыгышлары, «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать осталары концерт номерлары озата барды.
Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Юбиляр парларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев