Зәйдә десантчылар көне узды
2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.
Бу көнне башларына зәңгәр берет, өсләренә тельняшкалар киеп, кулларына ВДВ флагы тотып урамнарга чыккан ир-егетләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар – десантниклар. Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр әнә шулай бер-берсе белән очрашып, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантчы булулары белән чиксез горурланалар.
Зәй десантчылары Рәфыйков урамындагы паркта десантчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында җыелалар. Әйтергә кирәк, десантчыларның сафы елдан-ел яшәрә бара. Аларның иң яшенә 23 яшь булса, иң өлкәненә - 78 яшь.
Десантчыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссараттан Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алекссеев котладылар.
-Һава десанты гаскәрләрендә төрле җитди сынаулар аша үткән иң батыр, иң чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Десантчылар һәрвакыт алгы сызыкларда, теләсә нинди сугышчан бурычны үтәргә сәләтле. Бу - чын батырлык мәктәбе, ул яшьләрне сугышчан кардәшлеккә тугры булырга һәм хәрби традицияләрне сакларга өйрәтә. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телим, -диде Петр Сергеевич.
Арадан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев