Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә чик сакчыларына яңа һәйкәл ачылды

Зәйлеләрнең шатлыгын уртаклашырга республиканың төрле районнарыннан чик сагы ветераннары җыелды.

Чик сакчылары көне алдыннан Зәй тарихына тагын бер истәлекле вакыйга язылды — шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә төрле буын чик сакчыларына яңа һәйкәл ачылды.

Чик сагы ветераннарының хәрби туганлыгына, аның көченә сокланырлык.

Зәй чик сакчыларының күптәнге хыяллары чынга ашты. Сигез ел элек чик сакчыларына куелган һәйкәл яраксыз хәлгә килгән, ярылып, буявы төссезләнгән иде. Яңа һәйкәлне чик сакчылары үз көчләре белән булдырды.

— Иске һәйкәлне яңарту башлангычы белән районның «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запас чик сакчылары чыкты. Яңа һәйкәлне куюда төп иганәчеләр — чик буе гаскәрләре ветераннары һәм аларның балалары. Без аеруча Вагыйзь Гыйльмановка рәхмәтле, — ди район чик сакчылары оешмасы җитәкчесе урынбасары Петр Князев.

Зәйнең чик сакчылары актив тормыш белән яши. Яшел беретлы ветераннар мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларга йөри, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итә.

Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов тантанада катнашучыларны бәйрәм һәм яңа һәйкәл ачылу белән котлады.

— Илебезнең чик сакчылары Бөек Ватан сугышы башлангач беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соңгы илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар. Без сезнең белән горурланабыз! — диде чыгышында Сергей Васильевич.

Һәйкәл ачу тантанасына Чаллы чик сакчылары да килгән иде. Араларында махсус хәрби операция ветераннары да бар.

-Безнең дустыбыз, чик сагы ветераны Василий Каплин Зәйдән. Ул Чаллы чик сакчылары оешмасы белән тыгыз элемтәдә торды. Кызганыч, Василий Николаевич махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. Аның истәлеген дә хөрмәтләп килдек Зәйгә, — ди Айрат Нисафетдиинов.

Яңа һәйкәлне Чаллы архитекторы ясады. Һәйкәл бронзага патиналау эффекты белән пыяла пластиктан эшләнгән. Композиция ил чикләрен саклауның классик символы булган ил сакчысын эт белән сурәтли. Аста «Барлык буын чик сакчыларына хөрмәт һәм дан» дип язылган.

-Бу һәйкәлне куеп, без махсус хәрби операциядә һәлак булган дустыбыз өлкән прапорщик Василий Каплинның да исемен мәңгеләштерергә булдык. Һәйкәлдәге чик сакчысының йөзе безгә Василийны хәтерләтә, ул аның прототибы, — диде чик сагы ветераны Наил Хәсмәтдинов.

Евгений Ильин — махсус хәрби операция ветераны. Аның энесе дә махсус хәрби операциядә катнаша. Алар икесе дә чакырылыш буенча хезмәтләрен чик буе гаскәрләрендә үтәгән.

-Мин 18 яшемдә 1997 елда Ватан алдында бурычымны үтәргә киттем. Ерак Көнчыгышта данлыклы Шимановский чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хезмәтем авыр булса да, кызыклы иде. Зәйдән дүрт кеше бергә хезмәт иттек. Хезмәттәшләрем белән әле дә аралашып яшибез, — ди Евгений Ильин.

Ул чик буе гаскәрләрендә үрнәк хезмәте өчен медаль, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Шулай ук тантанада «Чик сакчылары берлеге» республика рәисе Альберт Сөләйманов та чыгыш ясап, Зәй чик сакчыларының шатлыгын уртаклашты.

Чараның икенче өлешендә яшелфуражкалылар, машиналарга утырып, флаглар тотып, шәһәр урамнары аша үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев