Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының беренче туры старт алды

Бүген Зәй районы «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 турын ачу тантанасы булды.

Ярышларда Зәй, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт һәм башка районнардан 15 команда катнаша.

Ачылу тантанасында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев, «Әлмәт электр челтәрләре» филиалы директоры Сергей Огурцов һәм башка мәртәбәле кунаклар булды.

Чарада Россия чемпионатын оештыруга керткән өлеше өчен Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Ирина Дылевскаяга Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ярышлар 23-24 декабрьдә уза. 23 декабрьдә — спринт, классик стиль, 24 декабрьдә — хатын-кызлар – 5, ир-атлар 10 километрга узышларда катнаша.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев