Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә бишенче чакырылыш район Советы утырышы үтте

Бүген Зәй хакимиятендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының беренче утырышы булды. Ул район Уставы нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан, шулай ук һәр җирлектән депутат - вәкилләрдән төзелде.

Утырышның көн тәртибендә каралган  төп мәсьәләнең берсе - муниципаль район башлыгын сайлау булды. Шулай ук әлеге утырышта район башлыгы урынбасарын һәм Зәй муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисен сайлау мәсьәләләре каралды. Тавыш бирү йомгаклары буенча  районы башлыгы итеп Разиф Гали улы Кәримов, район башлыгы урынбасары итеп Петр Уразайкин, район контроль – хисап палатасы рәисе итеп Саимә Миңнебаева сайланды. Район Советы утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Фазылов, Николай  Атласов,  Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән район  кураторы, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнаштылар.  


- Чын күңелдән барыгызга да ышаныч белдергәнегез  өчен рәхмәт.  Сезнең ярдәмгә өметләнәм, бары тик бергә, бер зур команда белән генә без куелган максатларга ирешә алачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга һәм утырышта катнашучыларга Разиф Кәримов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев