Зәйдә “Безнең ишегалды” игелекле күршеләр фестивале узды
Бүген Зәйдә узган «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестиваленә районның актив кешеләре һәм кунаклар җыелды. Очрашу урыны Ринат Фәрдиев исемендәге парк булды.
Анда «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге секретаре Разиф Кәримов, Россия Федерациясендә Татарстаннан сенатор Александр Терентьев, республика активы вәкиле Иван Гущин, Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановка иҗтимагый ярдәм штабы вәкиле Гөлназ Сәфәрова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев катнашты.
Фестиваль кунаклары «Безнең ишегалды» программасының муниципалитетны ничек үзгәртүе, тормыш сыйфатына йогынты ясавы һәм соңгы биш елда республика тормышында нинди эшләр башкарылуы турында сөйләделәр.
Башка өлкәләрдә тиңдәше булмаган “Безнең ишегалды” дус күршеләр республика программасы районыбызда да актив рәвештә тормышка ашырылып, инфраструктура үсешендә күп кенә эшләр башкарылды.
- Безнең районда “Безнең ишегалды” программасы буенча биш ел эчендә 190 ишегалды заманчалаштырылды. Яңартылган мәйданнарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял урыннары барлыкка килде. Быел соңгы 15 ишегалдын файдалануга тапшырдык. Республикабызда бик күп федераль һәм республика программалары эшли. Бу проектлар нәтиҗәсендә социаль объектлар төзелә, капиталь төзекләндерелә, территорияләребез яңартыла. Шуның нәтиҗәсендә кешеләрнең тормыш сыйфаты уңай якка нык үзгәрә. Районыбыз күпсанлы программаларда актив катнаша, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Александр Терентьев чыгышында Зәйдә бик күп объектларда булуларын, Зәйнең чәчәк атуын, үсүен билгеләп үтте.
-Зәйдә күп милләтле халык дус-тату яши. Республикабыз чыннан да эзлекле динамик үсештә. Монда республика җитәкчелеге һәм Рәисенең стратегик алымы бик мөһим. Татарстан - Россиядә сәнәгать үсеше буенча лидер. Без инвестицияләр җәлеп ителә торган регион. Сезгә район, республика үсеше өчен куйган хезмәтегез, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул.
-Республикабызда парклар иҗтимагый киңлекләр яңара, төзекләндерелә. Әлбәттә, бу яшәешне уңайлы итә, тормыш дәрәҗәсе үсә. Паркларда халык өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә. Ә бу халыкны берләштерә һәм безнең Татарстаныбызны тагын да матуррак итә, - диде Гөлназ Сәфәрова.
Чыгышлар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Галина Николаева Зәйдә Төзүчеләр урамының 8нче йортында яши.
-Безнең йортта яшәүчеләр бик бердәм, тату, җаваплы. Күмәкләшеп чыгып подъезд каршыларында чәчәкләр үстерәбез. Әле чәчәкләр өчен быел безгә балчык та китерделәр. Ике ел элек ишегалдыбызда “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелде. Ишегалдыбыз чистарып, яңарып калды. Яңа асфальт җәйделәр, велосипед юллары булдырылды, чүп түгү өчен аерым урын эшләнде. Җитезлекләр турында җиткерсәк, шунда ук төзәтеп тә куйдылар, - ди Галина Алексеевна.
Игелекле күршеләр фестиваленә килүчеләргә тагын бер бүләк – «Татарстанда җәй» проекты кысасында оештырылган концерт программалары тәкъдим ителде. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, ABIEM Project этно-эксперименталь музыкаль проекты һәм башкаручы Радик Шәрәфиев чыгыш ясады. Мәйданда мастер-класслар үткәрелде, күргәзмәләр эшләде.
Кыскача мәгълүмат:
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра. Зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча «Безнең ишегалды»на ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев