Зәйдә «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырдылар һәм активистларны бүләкләделәр
Партия билетларын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы сәяси партиянең Зәй җирле бүлеге XXXII конференциясе кысаларында узды.
XXXII конференциясе утырышы кысаларында 2025 елның 14 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль Совет депутатларын сайлауларга әзерлек белән бәйле төп мәсьәләләр каралды.
Делегатлар партиянең Татарстан төбәк бүлеге XXXVIII конференциясенә делегатлар сайлау турындагы мәсьәләне үз эченә алган көн тәртибен расладылар. Бертавыштан 7 делегат сайланды, алар – җирле бүлекчә секретаре, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, секретарьлар һәм башлангыч бүлекчә активистлары.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, актив эшчәнлек өчен партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы булды. Конференция делегатлары “Бердәм Россия” командасының яңа әгъзаларын сәламләде, алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.
Партия проектларында актив катнашкан, алдан тавыш бирүне оештырган һәм партиянең җирле бүлеге эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен җирле депутатларга һәм партия әгъзаларына – мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм мәгълүмат өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Разиф Кәримов барлык катнашучыларга актив эшчәнлекләре һәм партия инициативаларын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
“Без бары тик бергә генә максатларга ирешә һәм җәмгыятькә реаль файда китерә алабыз", - дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев