Зәйдә бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда якынлашып килүче бәйрәмнәр – Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе көннәренә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
Анда актив фермерлар үз хуҗалыгында үстерелгән терлек, кош-корт ите, сөт продуктлары, яшелчә һәм башка азык-төлек, үсентеләр, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Разиф Кәримов ярминкәгә чыгып сатучылар, сатып алучылар белән аралашты.
Ә авыл җирлекләре аерым тирмәләр корып ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй, коймак белән сыйладылар. Район сәнгать әһелләре матур җырлары, биюләре белән бәйрәм рухы өстәде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, яңа сезонда – сентябрь башыннан инде 8 ярминкә үткәрелгән. Аларда 76 тонна продукция реализацияләнгән, бу 8 миллион 800 мең сумнан артыклык исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев