Зәйдә “Автоледи” бәйгесе узды
Бәйгедә 9 гүзәл зат үзен сынады.
Конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларда транспортта йөрү культурасын формалаштыру, хатын-кызлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында үткәрелә.
Бәйге теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Катнашучылар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча көч сынаштылар.
Конкурсантларны “Юл куркынычсызлыгы” фондының Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов, район дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин, ДОСААФның район бүлеге башлыгы Николай Глухов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиевадан торган жюри бәяләде.

Бәйгенең барлык этаплары буенча иң күп баллны Алсу Хисматуллина җыйды һәм “Автоледи-2025” титулына лаек булды. Ләйлә Чупашева – II, Ксения Жижикина III урында.
Бәйгене оештыручылар хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеген арттыруның мөһимлеген ассызыкладылар һәм дөрес йөртүне популярлаштыруда мондый форматтагы чараларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев