Зәйдә 11 яшүсмер төп документ - паспортлар алды
ТР Конституциясе көне уңаеннан тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов 11 яшүсмергә Россия гражданины паспортларын тапшырды.
Патриотик чара шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараеның ак залында үтте. Район башлыгы барысын республикабызның мөһим бәйрәме белән тәбрикләде. Паспортлар алган балалар илнең лаеклы егетләре, кызлары булырга сүз бирделәр.
Соңыннан район иҗат коллективларының патриотик рухтагы чыгышлары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев