Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә 105 чыгарылыш сыйныф укучысы өлгергәнлек аттестаты алды

Бүген Зәебездә бөтен илдәге кебек чыгарылыш кичәләре гөрли. Район мәктәпләрендә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 105 яшь кешегә тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды.

Ә иң дулкынландыргыч, күркәм чара традицион төстә “Энергетик” Мәдәният сараенда иң-иңнәрне бүләкләүгә багышлап үткәрелә. Район башлыгы Разиф Кәримов урта белем бирү йортларын алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаучыларны, аларның әти-әниләрен шәхсән котлады.

“Максатчан, тырыш яшьләр тәрбияләү без өлкәннәрнең бурычы. Бүген бу залда шушы кадәр уңышлы яшь кешене җыя алганбыз икән, димәк, без тәрбия мәсьәләсендә дөрес юлда. Монда баланың тырышлыгы да, әти-әнинең ярдәме дә, укытучыларның фидакарь хезмәте дә, район җитәкчелегенең сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыруы да бергә тупланган. Елдан-ел мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның саны арта бару, фән олимпиадаларында уңышларның ишәюе, әле быел ике укучыбызның Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырулары киләчәгебезнең өметле яшьләр кулына күчәчәгенә ишарәли. Алга таба да һәрберегезнең тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булуыгызны телим”, - диде район башлыгы. 

Һәм алар мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев белән бергәләп “Алтын фонд” номинациясендә 31 алтын һәм көмеш медаль ияләрен, имтиханнарны йөз баллга тапшыручыларны тәбрикләделәр, аларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алар  Илназ Рәхмәтуллин, Елена Сотникова, Лиана Осипов, Полина  Платонова, Ралина Әхмәтова, Виталий Бочкарев, Илназ Зиятдинов, Вильдан Рәхимов, Диана Усманова, Нина  Гущина, Валерия Федорова, Юлия Фокина, Аяз Гайсин,  Елизавета Ионова, Раилә Хәсәншина, Кристина  Абрамова, Эльвина Агапова, Лилия Нәбиуллина, Алмаз Шатунов, Кәрим Кәлимуллин, Дарья Столбова, Алена  Ефимова, Эмиль  Зарипов, Полина Кыямова, Полина Ревина, Ләйлә Чупашова, Карина Гыйльфанова, Рузилә Закирова, Павел Москов, Азалия Сираҗиева, Алсу Әхмәтҗанова. 

Араларыннан Кадер авылы кызы Карина белән аралашып, аның кече сыйныфлардан максатчан белем алуын, төрле  фән бәйгеләрендә уңыш яулавы сере белән кызыксындык. Карина Гыйльфанова Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турында күп еллар төрле фәннәрдән призлы урыннар яулап килде, һәртөрле чараларда актив катнашуы белән аерылып торды. 

“Мин уңышларга ирешергә ныклы ярдәм иткән укытучыларыма, уңайлы шартлар тудырган әти-әниемә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә аларның өметләрен акларга сүз бирәм”, - диде. 

Тантаналы чыгарылыш кичәсе чарасында спортта яхшы уңышларга ирешкән, укуда “4”, “5”ле билгеләренә генә белем алганнар да тәбрикләнде. “Олимпия резервы” номинациясендә шундый 7 яшь кешегә һәм әти-әниләргә район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе  белгече Рамилә Асадова Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Моннан тыш, патриотик рухтагы актив  яшьләргә дә аерым игътибар бирелде. “Ватанга хезмәт итәм” номинациясендә 9 яшь кешене хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм ветеран хәрбиләрнең Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Зәй бүлеге башлыгы Сергей Хватков котладылар. 

“Иҗат һәм илһам” номинациясендә төрле мәдәни, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре булган 10 егет һәм кызга, аларның әти-әниләренә рәхмәтне шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов белән музыка мәктәбе директоры Дина Коронова җиткерделәр. 

Педагогларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен 6нчы мәктәп укучысы Кристина Абрамова һәм Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән Азалия Сираҗиева белдерделәр. 

“Район мәктәпләрен  тәмамлаучылар исеменнән безгә салган белемнәре, тәрбияләре өчен кадерле укытучыларыбызга, әти-әниләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Без белем генә түгел, кыйммәтле тормыш дәресләре һәм киңәшләр дә алдык. Искиткеч еллар турындагы җылы хатирәләр безнең белән мәңгегә калачак!  Аерым рәхмәт хисләрен  район башлыгы Разиф Кәримовка һәм аның  командасына җиткерәбез. Бүген без, кошлар кебек, туган оядан очып чыгабыз. Без китсәк тә, йөрәгебезнең бер өлеше һәрвакыт монда, туган мәктәбебездә һәм туган шәһәребездә калачак”, - диделәр кызлар. 

Әти-әниләр исеменнән рәхмәтне Венера Кәлимуллина һәм Минзәлия Вәлиуллина җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев