Зәй шикәр заводы чөгендер кабул итә башлады
Бүген Зәй шикәр заводы район агрофирмаларыннан китерелгән чималның беренче партиясен кабул итте.
Шикәр заводында район башлыгы Разиф Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев булды.
Районда шикәр чөгендерен казуга 18 августта керештеләр. Бу эш өч агрофирмада да алып барыла. Район кырларында әлеге культура 9,5 мең гектарда игелде. Шикәр заводы безнең район басуларыннан һәм тагын республиканың 5 районыннан китерелгән чималны эшкәртәчәк.
Районның төп культураларының берсе булган шикәр чөгендере уңышы яхшы. Бүгенге көндә гектарыннан 500 центнерга якын уңыш чыга.
Предприятиедә тәүлеккә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртеләчәк. Завод тәүлек буе эшләячәк.
Разиф Галиевич басулардан чимал ташучы машина йөртүчеләр белән аралашты, аварияләрсез хезмәт итүләрен, ә кагат кырында эшләүчеләргә татлы тамырларны вакытында бушатуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев