Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районында халык җыеннары уза

15 августта район авылларында, шәһәр микрорайоннарында халык җыеннары, предприятие-оешмаларда хезмәт коллективлары белән очрашулар башланды.

Беренче җыеннар Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында узды. 

18 августта район башлыгы Разиф Кәримов - Яңа шәһәрдә, 19 августта Чыбыклы һәм Якты Күл авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Разиф Галиевич халыкны беренче яртыеллыкта районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде һәм 2025 елның калган чорына бурычлар билгеләде. Район башлыгы шулай ук  халыкка район үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Быел яңа программа буенча Чыбыклы һәм Якты Күл авылларында  Үзәк урам юлларына асфальт җәелде. Авыл җирлекләре башлыклары Илфат Гадершин һәм Зиннур Мохтаров, форсаттан  файдаланып, халык исеменнән район җитәкчелегенә төзек юллар өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук республика программаларын гамәлгә ашыру, үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тоттылар. 

Җыеннарда шулай ук белгечләрнең авыл халкына гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары, йорт хайваннары һәм кошларын авырулардан профилактикалау чаралары, авыл җирлекләрендәге оператив хәл турында чыгышлар тыңланды.

Халык белән очрашуларда район тормышын тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнаша, алар очрашулар башланганчы халыкны кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирәләр.

Бүген халык җыеннары Югары Пәнәче, Баграж, Югары Мәлем авылларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев