Зәй районында чәчүгә чыктылар
Бүген иртәнге мул кояш нурлары астында Зәй районы аграрийлары быелгы елның тәүге орлыкларын җир куенына тапшыруга кереште.
Язгы чәчүне районда иң беренчеләрдән булып «Зәй шикәре» агрофирмасы механизаторлары башлап җибәрде. Эш агрофирманың «Чыбыклы» җитештерү комплексына караган Поручик авылы янындагы кырдан старт алды. Биредә инде җир тулысынча өлгергән, мамыктай туфрак орлыкларны кабул итәргә әзер.
— Бу урында барлыгы 127 гектар мәйдан. Монда без язгы бодай чәчәбез. Үзебезнең һава шартларына яраклы бодайның «Никон» сорты складларга җитәрлек кайтартылды. Ашламалар да тиешле күләмдә әзерләп куелды. Җир җылылыгы тиешле дәрәҗәгә җитте. Ә чәчү өчен җирне алдан әзерләү эшләрен, барлык агротехник чараларны инде башкардык. Чәчү эшләрен Аллага тапшырып башлыйбыз, — диде «Зәй шикәре» агрофирмасының баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов.
Әле таң белән генә җиңелчә йомшартылып узган кырга иң беренче үзенең «Амазон» агрегаты белән тәҗрибәле механизатор Михаил Ермолаев беренче орлыкларны төшерергә кереште. Михаил Поручик авылы егете, ул инде «Кыр батыры» исеменә дә лаек булган, районыбызның мөхтәрәм игенчесе. Иртә яздан әнә шулай орлык чәчү белән башланган хезмәте, күкрәп үскән игеннәрне урып-сугу белән тәмамлана.
— 2002 елдан кырларда куәтле техникалар белән эшлим. Әтием Александр да хезмәт юлын механизаторлык һөнәренә багышлаган кеше буларак, бу эш минем күңелемә балачактан сеңгән. Бүген менә чәчүгә крешкәнче иң башта агрегатның һәр орлык төшү юлы тыгылырлык түгелме, орлыкларны җир куенына тиешле тирәнлектә кертү көйләнгәнме икәнен тагын бер кат тикшереп, карап чыктым. Минем хезмәтемнән игеннәрнең тишелеше, муллыгы тора. Бик җаваплы хезмәт, шуңа да бераз дулкынланып, җиң сызганып эшкә керешәм, — диде Михаил.
Көннәр әйбәт торганда механизатор бер чәчү агрегатының тәүлегенә 100 гектар мәйданга кадәр чәчү мөмкинлеге булуын әйтә. Ә «Зәй шикәре»ндә чәчүдә өч шундый куәтле техника эшләячәк. Алар алдында агрофирма кырларында 4238 гектар мәйданда язгы бодай чәчү бурычы тора.
Чәчү эшләре өчен кырга орлык китертелде, чәчелгән җирне шунда ук катоклап бару өчен ике техника да куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев