Зәй районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Бүген Зәй районы мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгыраулар чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрендә 105 укучы унберенчене һәм 507 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
Истәлекле чараларда бүген аларга олы тормыш юлына фатиха бирелде. Зәй муниципаль районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» тантаналы чараларында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәм кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең потенциалын тормышка ашыруларын, энергия һәм талант туган республикабыз һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен өчен тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр.
Шәһәрнең 7нче мәктәбендәге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә район башлыгы Разиф Кәримов килде. Ул чыгарылыш укучыларына, әти-әниләргә, педагогларга изге теләкләрне җиткерде.
«Бүген безнең барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч көн. Сезнең тормышыгызның мөһим этабы тәмамлана һәм алда сезне олы тормышка аяк басу һәм анда үз урыныңны табу көтә. Мәктәпне һәм укытучыларны онытмагыз, кыенлыклардан курыкмагыз - алар сезгә рухи яктан чыныгырга ярдәм итәрләр, Зәйне, сезне һәрвакыт көтеп алачак туган районыгызны яратыгыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, күгебезнең һәрчак аяз булуын телибез», – диде район башлыгы чыгышында.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев