Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районы башлыгы тормыш иптәше белән бергәләп тавыш бирде

Иртәнге якта ук Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов гадәттәгечә гражданлык бурычын үтәргә шәһәрнең 1нче мәктәбендә урнашкан 1451нче участогында тормыш иптәше Елена Михайловна белән килде.

Алар белән бергә участокка сайлау барышын күзәтергә ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та килде.
Кәримовлар тиешле ике бюллетеньне алып, республика Рәисен һәм җирле депутатны сайлагач, кәгазьләрне урнага төшерделәр. 
-Район җитәкчесе буларак, район-шәһәрдә сайлауларның имин, тыныч шартларда үтүен телим. Һәр участокта әзерлек алдан ук югары дәрәҗәдә иде. Билгеле булган мәгълүматларга караганда, гадәттәгечә, зәйлеләр бик актив төстә сайлауларга килеп, киләчәгебез өчен тавыш бирә. Сайлаулар гадәти булмаган шартларда махсус хәрби операция кысаларында үтә, шуңа да без һәркемнең үз фронтында җиңү өчен тырышып хезмәт куюын теләп тавыш бирәбез. Мин киләчәгебезнең тагын да матуррак булачагына ышанам, чөнки республикабыз һәрчак ныклы фикерле, акыллы җитәкчеләр артында булды, алга таба да уңышлы хезмәт белән тормышыбызны бизәрбез дип уйлыйм, – диде Разиф Галиевич.
Рияз Фоатович та зәйлеләрнең сайлауларда актив катнашуын билгеләп, киләчәккә битараф булмау бик мөһим, диде.
Участокта сайлаулар бәйрәм төсен алган. Сайлауга килүчеләрне музыка мәктәбенең укытучылары һәм укучылары матур көйләр уйнап, тере музыка астында каршы ала, "Җиләк" фольклор ансамбле матур җырлары белән дәртләндерә. 
1451нче сайлау участогында туган як тарихын өйрәнү музее тавыш бирергә килүчеләргә уникаль күргәзмә тәкъдим итә.
Анда 1935 елдан бүгенге көнгә кадәр  район белән җитәкчелек итү  башында торучылар күрсәтелә. Музей экскурсоводы һәр чор турында кыскача мәгълүмат бирә.
Бу вакыт аралыгында 20 кеше җитәкчелек вазифасында булган, аларның фотоларын да күзәтергә мөмкин.
-Беренче мәртәбә сайлаучыларга бүләкләр тапшырыла, билгеле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучы сайлаучыларны  өйләренә барып сайлатабыз. Гаиләләре белән балаларын ияртеп килүчеләр күп, - ди сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев