Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Бүген “Без бергә” педагогик-психологик үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Разиф Галиевич очрашуны хәрбиләргә рәхмәт сүзе җиткерүдән башлады.
- Сезнең белән очрашу безнең өчен һәрвакыт кыйммәт. Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм, - диде ул.
Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, үз авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Наталья Зиннурова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара сәнгать мәктәбе укучыларының патриотик чыгышларыннан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
“Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык үрнәге күрсәтәсез. Сезнең мисалыгызда үсеп килүче буын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. Егетләребез бик теләп армия сафларына китә. Сезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтәбез”, - диде очрашуда чыгыш ясаучылар.
Безнең егетләребез батрыларча хезмәт итәләр. Алар батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында алар гуманитар ярдәм күрсәткән, рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
-Безне шулай очрашуга чакырганыгыз өчен рәхмәт. Якташларыбызның ныклы ярдәмен тоябыз. Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак! – диде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев