Зәй районы башлыгы “Герой әтисе” фотокүргәзмәсе белән танышты
Фотокүргәзмә чын геройлар – Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әтиләргә багышланган.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Герой әтисе” республика күчмә фотокүргәзмәсе белән танышты.
Күргәзмәне карарга тренерлары белән яшь спортчылар, “Минем ишегалды лагере”на йөрүче балалар килде.
Чарада Разиф Галиевич чыгыш ясап, туган илен яраткан, Ватаныбыз сагына баскан чын патриот тәрбияләгән әтиләрне, аларның улларын барыбыз өчен дә үрнәк итеп куйды.
-Бүген батыр егетләребез илебез тынычлыгын саклый. Безнең яшьләребез теләсә кайсы вакытта Ватаныбыз сагына басарга әзер. Һәм моны алар 3,5 ел дәлилләп килә. Кызганыч, сугыш югалтуларсыз булмый. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Батырларның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып барабыз. Шәһәрдә илебез азатлыгын саклаган хәрбиләребез хөрмәтенә махсус урын барлыкка киләчәк. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
“Герой әтисе” күргәзмәсендә безнең районнан сигез әтинең батыр уллары белән төшкән фотосурәте урнаштырылган. Аларның уллары, махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан хакына башларын салганнар. Алар - яу кырында батырларча һәлак булган Максим Хрипуновның әтисе Сергей Федорович, Альберт Шамгуновның әтисе Кәрим Кәрамович, Артем Байрашевның әтисе Николай Ильич, Сергей Горячевның әтисе Анатолий Михайлович, Владимир Захаровның әтисе Юрий Владимирович, Станислав Леонтьевның әтисе Игорь Инокентьевич, Раушан Кәрамовның әтисе Минравил Касыймович, Руслан Солтановның әтисе Рафаил Равилович. Бу герой егетләрнең барысы да, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Районда әлегә сигез әти әлеге күргәзмәдә катнашырга ризалык биргән. Әмма экспозиция тулыланып торачак.
Ул “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, “Бердәм Россия” партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган.
Күргәзмә “Энергетик” Мәдәният сараеның икенче катында 22 июльдән 3 августка кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев