Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районы башлыгы эшмәкәрләрне Россия эшмәкәрләре көне белән тәбрик итте

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

Хөрмәтле шәһәр һәм район эшмәкәрләре!

Бу бәйрәм үз эшләрен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләргә багышлана.

Эшмәкәрлек, тармакка бәйсез рәвештә, кешедән зур ихтыяр көче һәм җаваплылык таләп итә. Алга киткән технологияләрне гамәлгә кертеп, сез җитештерү күләмнәрен, товарлар һәм хезмәтләр ассортиментын киңәйтәсез, яңа эш урыннары булдырасыз, тырыш хезмәтегез белән район икътисадын ныгытуга, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга өлеш кертәсез.

Сезгә яңа проектларны гамәлгә ашыруда һәм куелган максатларга ирешүдә уңышлар телим. Сезнең энергиягез һәм энтузиазмыгыз һәрвакыт ташып торсын, ә төрле идеяләрегез, башлангычларыгыз һәрвакыт ярдәм һәм аңлау белән кабул ителсен.

Хөрмәт белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев