Уртача уңыш бер гектардан 49,1 центнерны тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүмате буенча, соңгы көннәрдә яңгырлар яву урып-җыю эшләрен бераз туктатып торуга китерде. Район кырларында игелгән көзге бодайның бүгенге көнгә 12024 гектары җыелган, аннан 59100 тонна ашлык суктырылып икмәк кабул итү пунктына, элеваторга озатылган.
Ә бөртеклеләрнең барлык мәйданынның 38 процентында эш тәмамланган.
Нет комментариев