Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй политехник көллиятендә 141 яшь кеше дипломлы булды

Бүген Зәй политехник көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте.

Быел 141 яшь кеше һөнәри белгечлек буенча дипломнарны тантаналы төстә кулларына алды. Шулар арасыннан 19ы уку йортын кызыл дипломга тәмамлаучылар. Уку алдынгыларына документларны район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән тапшырды, һәр яшь белгечкә тормышта үз урыннарын табуларын теләде. 

“Безнең һөнәри белем йорты үз илебезнең патриотларын тәрбияләү белән аерылып тора. Биредә белем алган, хәрби хезмәт үтүче егетләрнең һәм махсус хәрби операциядәгеләрнең командирларыннан бары рәхмәт сүзләре генә килеп ирешә. Студентларыбыз район күләмендәге һәр патриотик чараның уртасында, алар хәрби зонага гуманитар йөк төяүдә дә төп эшне башкаралар. Шунысы да куанычлы быелгы язгы чакырылыш алдыннан ук 24 Зәй егете хәрби комиссариатка килеп, солдат булырга теләк белдерделәр һәм аларның күбесе көллият студентлары. Ә бүген без барлык яшьләребезне, педагогларны  тантаналы чара белән котлыйбыз! Уңышлар сезгә!” – диде Разиф Галиевич. 

Тантана барышында көллият тормышында аеруча актив катнашучыларны директор Вәсилә Исрафилова тәбрикләде, ә әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада шулай ук элеккеге көллият директоры, шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев та катнаштылар, яшь белгечләргә тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр. 

Политехник көллияттән  быел 12 - кондитер - пешекче,   37  - авыл хуҗалыгы тармагы мастеры, 34 -  эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыру эшләре), 15 -икътисад һәм бухгалтерлык исәбе белгечләре, 25 -  электр һәм электромеханикасы җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү һөнәре ияләре, 18 - компьютер системалары һәм комплекслары белгечләре чыкты,  шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән 26 кеше пешекче һөнәрен үзләштерде. 

Пешекче-кондитер булганнарның берсе Камилә Галиуллина көллияттә уку чорының бик кызыклы, актив булуы белән уртаклашты.

“Мин үзем шәһәрнең 6нчы мәктәбендә тугызынчыны бетергәч бирегә укырга кергән идем. Менә 4 ел вакыт узып та китте. Көллияттә яшәү күңелле, монда уку белән беррәттән төрле чаралар да һәрчак уздырыла, ә без яшь кешеләргә актив яшәү ошый. Алга таба югары уку йортында белем үзләштерергә телим”, - диде ул. 

Гомумән, педагоглар да, әти-әниләр дә чыгарылыш студентларына ак юллар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев