Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй паркында Халыкара балалар яклау көне уңаеннан чаралар башланды

Бүген, 30 майда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур бәйрәм булды. Бу юлы аның кунаклары авыр тормыш хәлендә калган, «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ярдәм алучы балалар булды.

“Радость " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ирина Грузинцева билгеләп үткәнчә, һәркем җәйге матур көндә рәхәтләнеп күңел ача.

"Балаларны яклау көне - һәркем өчен бәйрәм. Без физик мөмкинлеге чикләнгәннәр,  күп балалы яки тулы булмаган гаиләдән булганнар ниндидер чикләүләр тоймасын өчен ял чарасы оештырдык.  Бары тик шатлык, уеннар һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен барысын бергә җыйдык", - ди ул.

"Радость" үзәге авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан хупланган республика программаларын гамәлгә ашыру эксперт мәйданчыгы булып тора. Агымдагы 2025 елда да үзәк ике мөһим проектта катнаша: инвалид балаларга ярдәм итү һәм балигъ булмаганнарның иминлеге программалары.

 

Балалар өчен гадәти булмаган бәйрәм программасын Алесия җитәкчелегендәге “Корифеи праздника”  иҗат төркеме аниматорлары әзерләгән.

"Ул һәрвакыт безнең үтенечкә игътибарлы, күңелле конкурслар оештыра, балаларны уеннарга тарта. Без аңа бик рәхмәтле!"- дип ассызыклады Ирина Грузинцева.

Бу юлы бәйрәмгә 80 гә якын кеше – балалар һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Балалар уеннарда дәртләнеп катнаштылар, җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар. Ә күңел ачу программасыннан соң аларны татлы сюрприз – туңдырма көтә иде. Бу бүләкне балаларга, даими рәвештә мондый акцияләргә ярдәм итүче адвокатлар коллегиясе тәкъдим иткән.

 

Бәйрәм истәлеккә күмәк  фотога төшү  белән тәмамланды. 

"Балалар бу чараларны көтәләр, һәр минутка шатланалар. Ә безнең өчен алар турында кайгыртулары турында белүләре мөһим", – дип өстәделәр үзәк белгечләре.

Роза Илалтдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев