Редакция ике номинациядә лауреат исемен алды.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар иде.
«Иң яхшы район (шәһәр)редакция» һәм «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы редакциясе» номинацияләрендә «Зәй офыклары» газетасы җиңү яулады.
Чын күңелдән дәрәҗәле бүләк алуыгыз белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә үз кыйблагыздан тайпылмыйча, озак еллар дәвамында милләтебезгә, илебезгә хезмәт итүегезне телибез.
Нет комментариев