Зәй муниципаль районында чөгендер җыю техникасын кабул иттеләр
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, «Агрокөч-Сервис» АҖ генераль директорының эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Петр Чаплыгин, авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма белгечләреннән торган комиссия чөгендер җыю комбайннарын һәм ROPA Tiger, ROPA Maus төягечләрен кабул иттеләр.
Комбайннар яхшы сыйфатлы әзерләнгән һәм шикәр чөгендерен җыярга әзер. Разиф Галиевич 5нче ремонт цехы хезмәткәрләренә эшләренә намус белән караулары һәм техниканы ремонтлаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Быел шикәр чөгендерен 18 августта казый башлау, шикәр заводын 20 августта эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Чөгендер җыю техникасы югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Шикәр заводы шикәр кайнату сезоны башлануга әзер.
Фото муниципаль район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев