Зәй легендар Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны соңгы юлга озатты
Бүген зәйлеләр Бөек Ватан сугышы ветераны, олы йөрәкле шәфкать туташы һәм Зәй районының Мактаулы гражданины Анна Ивановна Моисеева белән хушлашты.
Ул 2025 елның 5 апрелендә 103нче яшендә вафат булды.
Анна Ивановна үзеннән соң якты эз – батырлык, шәфкатьлелек һәм кешеләргә чиксез мәхәббәтнең кыйммәтле мирасын калдырды.
Ул ил авыр сынаулар кичергән чорда туып, үзе дә бөек тарихның бер өлешенә әверелде. 1942 елда медицина курсларын тәмамлагач, үз теләге белән фронтка китә. Хәрәкәттәге армиядә кече шәфкать туташы булып Мәскәүдән Берлинга кадәр юл үтә, йөзләгән яралы сугышчыны коткара.
Берлинга кадәр барып җитә.
-Анна Ивановна батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге иде. Аның арабыздан китүе — безнең барыбыз өчен дә зур югалту, — диде хушлашу мәрасимендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.
"Ул сугышның хатын- кыз йөзе дә булырга мөмкинлеген исбатлады - шәфкатьлелек, ныклык һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп яшәде, - дип өстәде ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.
«Энергетик» Мәдәният сараенда узган матәм митингына йөзләгән кеше килде.
Анна Ивановнаны Җиңү бульвары буйлап озаттылар. Ул Иске Зәй зиратына хәрби хөрмәт белән җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев