Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов – Россия чемпионаты җиңүчесе
25-27 апрельдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
«Ак Барс» көрәш сараенда узган ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышларда 60 килограммнан алып 130 килограммга кадәр үлчәү категорияләрендә 10 комплект медаль уйнатылды.
Зәй данын яклаган спортчыбыз Радик Сәлахов үз үлчәү категориясендә 1 урынны алды. Көрәшчебезне чираттагы зур җиңүе белән котлыйбыз.
Әлеге Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча, 19 - 23 июньдә Казанда һәм 5 - 7 июльдә Мәскәүдә узачак көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен ил җыелма командасы формалаштырыла. Тиздән безнең Радик дөньякүләм ярышларда ил данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев