Зәй эшмәкәрләре мәчетләргә район газеталарын яздырды
Басма матбугатка агымдагы елның икенче яртысына язылуга ярты ай чамасы вакыт калып бара. Кемнәр район газеталыры – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га язылмаган июнь азагына кадәр өлгерергә кирәк.
Бер үк вакытта газеталарны социаль авыр хәлдәгеләргә яздыру, хәйрия сыйфатында басма матбугат бүләк итү, өлкәннәрне, әти-әниләрне яздырып сөендерү мөмкинлеге дә бар. Бу көннәрдә редакциябезгә килеп эшмәкәрләр Марсель Миңнеханов һәм Альберт Галимов “Зәй офыклары” газеталарын Иске Зәй һәм Шанхай бистәсе мәчетләренә күпләп яздырдылар.
Әлеге егетләр мәчетләргә газеталарны яздырып өлкән буын кешеләрен даими сөендерәләр.
- Мәчеткә намазга йөрүчеләр район хәбәрләрен, үзебезнең җирлек кешеләре турындагы язмаларны уку өчен газеталарны көтеп алалар. Күпчелек мәчеттә үк укып китсә, өйдән чыга алмаучыларга газеталарны өйләренә алып кайтып бирәләр. Шуңа да басма матбугат безнең Иске Зәй мәчетендә көтеп алынган кунак. Изге гамәл кылучы эшмәкәр егетләргә рәхмәт, без аларга һәрвакыт догада торабыз, - ди Илсур хәзрәт.
Марсель Мәхмүтович та, Альберт Җәгъфәрович та район күләмендәге төрле хәйрия чараларында актив катнашалар. Динебезне, спортны, талантлыларны үстерүгә җитди өлеш кертәләр, шулай ук махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм чараларында да катнашалар, волонтерларга даими төстә булышлык итәләр.
“Мөмкинлек булганда, әйләнә-тирәдәгеләрне дә сөендереп яшәү, үзең өчен дә күңел тынычлыгы бирә”, - диләр егетләр.
Исегезгә төшерәбез, район газеталарын редакциядән килеп яздыру 600 сум, почта бүлекләре аша 992 сум 76 тиен.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев