Зәй егетләре: «Десантчы булуыбыз белән горурланабыз»
Булат Искәндәров белән Ильмир Рамазанов хәрби хезмәтне һава десанты гаскәрләрендә үткән.
Армиянең элитасы булып саналган һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка кию – күп малайларның балачак хыялы.
Десантчылар юкка гына элита булып саналмый – әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче кешеләрне генә алалар. Десантчы булу – парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә.
Булат Искәндәров чакырылыш буенча хәрби хезмәтне һава десанты гаскәрләрендә үткән.

Ул – Зәй егете. Татар гимназиясендә белем алган. Әлмәттә физик культура колледжын тәмамлап кулына диплом алган егет ике көннән Ватан алдында бурычын үтәргә киткән. Омскига хәрби десант гаскәрләренең уку үзәгенә эләгә.
–Мине монда иң беренче тәэсир иткәне 2015 елда казарма ишелү нәтиҗәсендә һава десанты гаскәрләренең һәлак булган солдатларына куелган истәлек ташы булды. Һәр көн өйрәнүләр, парашюттан да сикердек. БМД-2 (десантның сугышчан машинасы-2) механик белгечлеген алдым, – дип искә ала армия хезмәтен Булат.
Дүрт айдан аларны Новороссийкка күчерәләр. Биредә 7нче гвардия десант штурм дивизиясендә, шулай ук 9нчы ротада хезмәт итә.
Армиядән кайткач Булат Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт куя. Бүгенге көндә “Росгвардия”нең хәрби отрядында эшли.
Булат белән Ильмир Рамазанов дүрт ел элек армия сафларына бергә киткәннәр. Төрле частьләрдә хезмәт итсәләр дә, икесе дә һава десанты гаскәрләренә эләккәннәр.
Ильмир – Чыбыклы авылы егете. Түбән Кама политехник колледжында электрик белгечлеген үзләштергән. Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә хезмәт иткән. Парашюттан да сикерергә туры килгән.

– Беренче мәртәбә парашюттан сикергәнем әле дә исемдә. Мин ул мәлдә курку хисен тоймадым, чөнки нәрсә булачагын әле белми идем. Ә икенче тапкыр инде сикергәндә эмоциональ яктан кыенрак, әлбәттә. Чөнки ничек икәнен беләсең, – ди Ильмир.
Армиядә хезмәт итү, бигрәк тә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү барыннан да элек тәртипкә өйрәтә һәм малайлардан чын ир-егетләр ясый.
– Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү – зур горурлык ул. Өлкән десантчылар безгә үрнәк булып тора. Десант гаскәрләрендә хезмәт итү безгә зур дуслык, бердәм гаилә бирде, – ди егетләр икесе дә.
Егетләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга да ярдәм итәләр.

Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев