Бүген Казанда «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап-сайлау съезды узды.
Съезд делегатлары бертавыштан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны хәрәкәтнең Югары Советы рәисе итеп сайлады. Съездда өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Съездда Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Аның составына район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськов, Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, Аксар авылы китапханәчесе Зөһрә Бәхтевәлиева, яшьләр эшләре идарәсе белгече Ирина Белан, укучыларның Кече фәннәр академиясе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева керде.
Съездда бүләкләү тантанасы да узды: Әминә Биккинина Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев