Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй делегациясе республика Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламы ясау чарасында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды.   Чарага Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация катнашты.  

Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнехановның юлламасында агымдагы елда якынча 3,7 мең социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, шул исәптән поликлиникалар, яшьләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре төзеләчәк һәм ремонтланачак, дип белдерде.
Республика җитәкчесе Татарстанда 2026 елны  Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев