Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй делегациясе «Бердәм Россия» партиясе чарасында катнашты

Бүген Казанда 2025 елның 14 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидатураны билгеләү буенча «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү өчен партиянең җирле һәм беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән очрашу узды.

Очрашуда  район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә Зәй делегациясе дә катнашты. Делегация составында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов, сайлаулар өчен җаваплы Ландыш Ананьева, авыл җирлекләре башлыклары бар. 

Беренчел бүлекчәләр секретарьлары алдында Татарстанның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сенаторы Александр Терентьев чыгыш ясады. Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплады. Якын арада аны Генераль совет президиумына килештерүгә җибәрәчәкләр. Шуннан соң гына килештерелгән кандидатура буенча  яшерен тавыш бирү конференция тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидатура күрсәтү буенча региональ конференция 26 июньдә Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә узачак. Бу конференциянең беренче этабы булачак, анда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар буенча сайлау кампаниясен оештыру турында фикер алышачаклар. Икенче этап, сайлау нәтиҗәләрен рәсми бастырып чыгарганнан соң,  сентябрьгә планлаштырылган.

Татарстан рәисен сайлаулар 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән.

Фото муниципаль район сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев