Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Хезмәтләре — халык өчен

Бүген Зәйдә торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Алар көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Бу өлкәнең эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз.

-Сез халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күпкырлы эш алып барасыз, авырлыкларга карамастан, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Күп очракта ял көннәре белән дә исәпләшмисез. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, — диде район башлыгы Разиф Кәримов, хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

«Энергетик» Мәдәният сараенда узган тантанада аеруча зур хезмәт уңышларына ирешкән хезмәткәрләр хөрмәтләнде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Торак-коммуналь хуҗалык» идарәче компаниясе баш инженеры Илгиз Хуҗин Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Ышаныч» торак милекчеләре ширкәте идарәчесе Наҗия Имаметдинова — район башлыгы Мактау грамотасы, «Торак-коммуналь хуҗалык» идарәче компаниясе ишегалды җыештыручылары Елена Алексеева, Фирдания Гомәрова, слесарь-сантехниклар Михаил Ершов, Игорь Зюганов, Сергей Максимов, юрисконсульт Наилә Казакова, «Горзеленхоз» ҖЧШ яшелләндерүчесе Валерий Иванов, «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте мастеры Татьяна Старостина район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Бер төркем хезмәткәрләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев