Үтемле профилактик чаралар хокук бозуларны булдырмый
8 июльдә Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау буенча координация советы утырышы узды.
Аның барышында полиция, социаль хезмәтләр, мәгариф һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ярты еллык эшкә йомгак ясадылар һәм хокук тәртибен саклау буенча яңа үтемле чараларны билгеләделәр. Комиссия район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова рәислегендә үтте.
Район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Ильмир Хәйретдинов, билгеләп үткәнчә агымдагы елның биш аенда 52 рейд үткәрелгән, алар барышында 107 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

"Без беренче чиратта элек хөкем ителгәннәр арасындагы профилактикага һәм җәмәгать урыннарында эчкечелеккә каршы көрәшкә аерым игътибар бирәбез. Бу юнәлештә көн саен эш җитәрлек. Монда җәмәгать урыннарын күзәтүдә видеокамералар полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә килә. Тик мондый приборлар җитешле түгел, булганнарының да инде кайберләре сафтан чыккан, төзекләндерү кирәк”, - дип проблемаларга да тукталды ул.
Фикер алышулар барышында тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләрне җәйге чорда эшкә урнаштыру, катлаулы категориягә кергәннәрне эшле итү мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.
"Быел җәйге вакытта шәһәрдә төрле оешма-предприятиеләргә, “Россиядә эш” порталы аша 57 яшүсмер эшкә алынды, аларның бер өлешен нәкъ менә риск төркемендәгеләр тәшкил итә. Максат мондый яшүсмерләрне хезмәт белән тәрбияләп, аларга артык буш вакыт калдырмыйча, энергияләрен файдалы гамәлләргә юнәлтү. Бу бер яктан яшь кешене дисциплинага өйрәтә, чөнки алар җитди предприятиеләргә урнаша, икенчедән гаиләләренә матди керем була. Ә менә иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр белән катлаулырак, эш бирүчеләр аларны теләмичә генә эшкә ала. Мәсәлән, безгә мөрәҗәгать иткән өч кешенең берсе генә эшкә урнаштырылды", - ди район мәшгульлек үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү секторы мөдире Ольга Лаптева.

Координацион советта яшүсмерләр тәртибенә аерым тукталып, спорт, мәдәният учреждениеләрендә, мәгариф тармагында алар белән алып барылучы эш юнәлешләрен барладылар. Мәсәлән, спорт буенча, авыр тәрбиягә бирелүчеләрне физик культура белән шөгыльләндерү өстенә, аларга законнар буенча әңгәмәләр дә уздырыла. Ә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә мәдәният учреждениеләрендә түләүсез патриотик юнәлештәге фильмнар күрсәтелә, мәдәният йортларында аларны волонтерлык эшчәнлегенә тарталар, күпчелек балалар өлкәннәргә маскировка челтәрләре үрергә булыша, мәктәпләрдә окоп шәмнәре ясыйлар. Май аенда гына гомуми әти-әниләр җыелышы уздырылып, анда яшүсмерләр арасындагы наркомания темасы, суицид очраклары, хокук бозулар, аларны булдырмый калу юнәлешендә әти-әниләрнең роле турында сөйләштеләр, белгечләр киңәшләре бирелүе дә исәпкә алынды.

"Мәктәпләрдә даими рәвештә полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Анда яшүсмерләргә закон бозуның нинди нәтиҗәләргә китерелүе тәфсилләп аңлатыла”, - диде яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының да яшьләргә тәэсир итүе телгә алынды.
“Ярты ел эчендә без сәламәт яшәү рәвеше һәм хокук тәртибе турында район массакүләм мәгълүмат чараларында 90нан артык материал әзерләдек. Шунысы бар, яшүсмерләр белән аларның телендә социаль челтәрләр һәм кыска видеолар аша сөйләшү үтемле", - дип ассызыклады “Татмедиа” АҖ “Зәй-информ” җитәкчесе урынбасары Эльмира Шабрина.

Утырышка йомгак ясап алга таба "Имин ишегалды" видеокүзәтү системасын торгызырга, элек хөкем ителгәннәр өчен яңа ярдәм чаралары эшләргә, ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә, дигән фикергә килделәр.
- Һәр хокук бозуны булдырмый калу нигезендә, профилактик чараларның үз вакытында башкарылуы тора. Шуңа да безгә, бер максатта, үтемле ысуллар кулланып эшләү мөһим, - диде Регина Камалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев