Төзүче һөнәре аның тормыш юлы белән бәйләнгән
Шәһәрдәшебез Ралиф Әбделмановның төзүчелектә хезмәте утыз елга якын.
Хезмәт кешеләре һәрчак хөрмәттә, чөнки нинди генә нанотехнологияләргә карамастан, кеше хезмәте һәрчак иң югары бәягә лаек. Замананың нинди генә чоры булмасын, төзүчеләр дә – әнә шундый олы хөрмәт күрсәтелүче һөнәр ияләре.
Бу якшәмбедә – 10 августта төзүчеләр көне. Ул ел саен августның икенче якшәмбесендә уздырыла.
Төзүче инженерлар, архитекторлар, проектлар эшләүчеләр, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, осталар, гади хезмәткәрләр – барысы да бу көнне һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтәләр. Аның тарихына күз салсак, бу көн 1956 елда Никита Хрущев инициативасы белән башлангыч алган, ул һаман да күркәм традиция буларак дәвам итә, чөнки кайсы чорда да төзүчеләр – ил үсешенә зур өлеш кертүчеләр.
“Стройжилсервис” ҖЧШнең учас-ток башлыгы Ралиф Әбделмановның да төзүче һөнәрендә хезмәт стажы 28 ел белән исәпләнә. Зәй егете шәһәрнең 2нче мәктәбендә сигез класс белем алгач, ПТУ-60 һөнәри уку йортында слесарь белгечлеге ала. Аннан, армия хезмәтен тутырып кайткач, автоагрегат заводында үз белгечлеге буенча хезмәт юлын башлый. Соңрак шәһәрдә төрле юнәлешләрдә эшләүче эшмәкәрләрдә җиһаз җыя, төрле бригадаларда балта остасы эшен үзләштерә.
– Менә шулай төрле эшләрдә хезмәт куеп йөргәндә минем күңелемә иң якыны төзүчелек эше икәнен аңладым. Әтием Фәрит тә, абыем Наил дә хезмәт юлларын төзүчелек, балта остасы эшләренә багышлады. Аларның да һөнәр үзләштерүемә тәэсире булмый калмады. Чөнки өйдә төзелеш темасы, хуҗалыкта үзебез бергәләп эшләү, төзү һәрвакыт күмәк башкарылды. Аларның тәҗрибәсе акрынлап миңа да сеңде, – дип елмая Ралиф Фәритович.
Әбделмановлар гаиләсе, чыннан да, төзүчеләр династиясен тәшкил итә. Оренбург якларыннан ГРЭС төзелешенә килгән Фәрит һәм Халисә Әбделмановлар Зәйдә төпләнеп кала. Фәрит Хәйбуш улы башта ГРЭС төзелешендә катнашса, аннан озак еллар “Гидромонтаж” оешмасында төрле объектларны сафка бастыруда хезмәт куя. Ә Халисә апа тегүче була. Алар гаиләсендә ике ул, бер кыз үсә, Ралиф – төпчекләре. Малайлар икесе дә әтиләре һөнәр юлыннан китә.
Бүген исә Ралиф, әтисе эшен дәвам итеп, “Стройжилсервис” җәмгыяте составында шәһәр-райондагы һәр эре төзелеш эшендә катнаша. Алар бригадасы үзәк дәваханә территориясендәге биналарны капиталь төзекләндерүдә дә, мәктәп, мәдәният учакларын яңартуда да, авыл җирлекләрендә ФАПлар төзүдә һ.б күп эшләрдә катнаша. Хәзерге вакытта алар 3нче мәктәпнең ашханәсен төзекләндерүне тәмамладылар, шәһәр администрациясен төзекләндерүгә өлеш кертәләр. Алай гына да түгел, Ралиф Фәритович шәһәрнең Воздвиженка бистәсендә җир кишәрлеге алып йорт җиткерде. Төзүче буларак, анда төп эшләрне үз куллары белән башкарды. Әле дә ул көндәлек хезмәттән кайткач, кичләрен йорт, каралты-кураны бөтәйтү эше белән мәшгуль. Аңа тормыш иптәше Гүзәлия ханым, улы, кызы ярдәм итә. Ә өч онык – бабаларына күңел җылысы бирү чыганагы, ул алар өчен ишегалдында төрле уен зоналары да булдырган.
Кыскасы, төзүченең бөтен тормыш рәвеше нәрсәдер кору, булдыру белән бәйле. Ралиф Әбделманов бу һөнәрнең үзе өчен матди дә, рухи да чыганак булуын әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев