Спортны гомерлек юлдаш итеп
9 августта Физкультурачылар көне билгеләп үтелә.
Бу – спортчылар, тренерлар, физик тәрбия укытучылары һәм спорт сөючеләр бәйрәме.
Татарча көрәш буенча район Сабантуйлары батыры Рамил Фаршатов исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш.
Көрәшкә ул беренче класста укыганда кереп китә. Илсур Зыятдинов кул астында шөгыльләнә. Яшьтәшләреннән түгәрәк гәүдәле булуы белән аерылып торган малайга башта җиңүләр җиңел бирелми. Әмма Рамил һәр ярыштан соң җиңүгә омтылып, тагын да үҗәтләнеп үз өстендә эшли башлый. Беренче зур җиңүе сигезенче сыйныфта укыганда була.
– Рамил – талантлы, үз өстендә эшләүче егет. Ул үзен милли көрәштә генә түгел, грек-рим, билбау көрәшендә дә сынады. Келәмдә үзен бик тыныч тотарга тырыша, һәр адымын, һәр алымын күз алдыннан үткәрә, көндәшенә тиз генә ташланмый. Уйлый. Үзенең тактикасы бар. Келәм читендә исә ул бик ачык, шаян, оптимистик рухлы егет, – ди аның турында тренеры Илсур Зыятдинов.
Фаршатовлар гаиләсендә ике уллары да спортка тартыла. Абыйсы Рамилгә карап, энесе Равил дә грэпплинг белән шөгыльләнә башлый. Шул рәвешле, Рамил энесенә дә үрнәк булып тора.
Мәктәпне бетергәч, Рамил Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Биредә гомерлек юлдашы – тормыш иптәше Алсуны очрата. Яшьләр укуларын бетереп, Зәйгә кайтып төпләнәләр. Рамил Фәнисович татар гимназиясенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Спортта туплаган бай тәҗрибәсен яшь буынга түкми-чәчми тапшыруда бөтен көчен куя ул.
Тормыш – көрәш мәйданы ул. Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга кирәк. Бу – беренче чиратта – ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. 2023 елда Рамил Фәнисович район Сабантуеның абсолют батыры булып кала. Ә район авыллары Сабантуйларында яулаган җиңүләре бихисап. Быел Магнитогорск Сабантуе батыры булды.
– Хәзер инде яшьләргә юл бирәм, Сабантуйларда да сирәк көрәшәм, –ди Рамил Фәнисович.

Фаршатовларның ике кызы да кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Адилә, Азалия каратэ киокусинкай белән мавыга. Россия, республика ярышларында да җиңү яулый кызлар. Ә әниләре Алсу Таһировна “Теремкәй” балалар бакчасында физик культура буенча инструктор булып эшли. Бакчада балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча эш алып бара. Шул рәвешле, Фаршатовларның барлык гаилә әгъзалары спортны үз итә.
Бүгенге көндә Рамил Фаршатов – “Зәй” спорт мәктәбе директоры. Әлеге мәктәпнең яшь спортчылары уңышлары белән сөендереп тора. Тырыш, сәләтле балалар белән көчле тренерлар эшли. Җитәкче һәр эшнең тиешле таләпләргә туры килүенә нык игътибар бирә. Ул Зәй районының спорт киләчәге безнең куллардан яшь буынга ышаныч белән тапшырылырга тиеш дип әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев