Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сарсаз-Багражда тыл ветераннарын укучылар белән бергә котладылар

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан районыбызның хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырыла.

Сарсаз-Баграж авылында бүгенге көндә бер сугыш ветераны да юк, тыл хезмәтчәннәренең саны да елдан-ел кими бара. Бүген авылда өч тыл ветераны яши. Алар – Иван Романов, Татьяна  һәм Зоя Абдуловалар.

Тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котларга җирлек башлыгы Павел Минеев, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпнең яшьармиячеләре чыкты. Укучылар алар өчен җырлар башкарды.

-Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәтчәннәре бик зур өлеш керткәннәр. Ачлыкны, ялангачлыкны күргәнсез, әмма түзгәнсез, сабыр булгансыз. Сезнең фидакарьлегегез, тырыш хезмәтегез бүгенге буын өчен үрнәк һәм беркайчан да онытылмаячак, - диде җирлек башлыгы Павел Николаевич, ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап.

Ветераннарны котлауда укучы балаларның да катнашуы  зур әһәмияткә ия. Алар ветераннар белән аралашып, туган ил төшенчәсенең кадерен аңлый, бу шулай ук ватанпәрвәрлекнең бер үрнәге дә булып тора.

Авылның тыл хезмәтчәннәренең котлаулар күңелләр белып, илебезгә тынычлык, иминлек, бәрәкәт теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев