Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели
27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр.
Ул 2016 елның 5 апрелендә РФ Президенты Указы нигезендә оештырылды. Бүгенге көндә Росгвардия илнең хокук тәртибен һәм эчке тотрыклылыгын тәэмин итә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшә, мөһим дәүләт объектларын саклый, җәмәгать иминлеген һәм гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тота. Росгвардия девизы — «Һәрвакыт сакта».
Зәйдә Росгвардия отрядында Руслан Рыскулов (вакытлыча вазифа башкара) җитәкчелегендә бертөркем хезмәткәрләр эшли. Росгвардия үз эченә ведомстводан тыш сак хезмәтен ала. Ведомстводан тыш сак бүлекчәләре республиканың барлык эре шәһәрләрендә һәм муниципаль берәмлекләрендә эшли, шул исәптән Зәй районында да. Алар килешүләр нигезендә физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклау буенча мөһим бурычларны үти. Моннан тыш, патруль маршрутларында җинаятьләрне кисәтәләр һәм булдырмый калалар. Башка хокук саклау структуралары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлектә мәдәни — массакүләм һәм спорт чараларында җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар. Коткару хезмәтләренә янгыннарда гражданнарны эвакуацияләүдә ярдәм итәләр, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә булышалар.
«Көн саен патруль маршрутына бер тоткарлау төркеме чыга. 2025 елның 2 аенда гына да тоткарлау төркемнәре тарафыннан саклана торган объектлардан килгән „тревога“ сигналы буенча 130 һәм хокук тәртибе органнарының дежур частьләре мөрәҗәгате буенча 15 сигнал тикшерелде. Ике җинаять эше булдырылмый калды», — дип хәбәр итәләр Росгвардия хезмәтеннән.
Үзәкләштерелгән күзәтү пультларында мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, алар дежур персоналның эш-гамәлләренә бәйсез рәвештә тревога сигналларының килү вакытын билгеләргә һәм аларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Гражданнарның торак һәм мөлкәт иминлеге сагында кулланыла торган техника даими камилләштерелә.
Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлекчәләренә армиядә хезмәт иткән һәм сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән гражданнар кабул ителә. Вакантлы вазифалар исемлеген Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында махсус бүлектә карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев