Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгының Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләве

Сезне чын йөрәктән татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Бу язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыручы һәм көзен мул уңышка өмет бирүче яраткан бәйрәмебез. Ул күптән инде бөтен халык бәйрәменә әйләнде.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре  аны күтәренке кәеф һәм язгы эшләрне намуслы башкару  хисе белән каршы ала. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчү кампаниясе уңышлы төгәлләнде, районның киләчәк уңышына һәм азык-төлек запасы муллыгына  нигез салынды. 

Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, туган җирегезгә игътибарлы һәм тугрылыклы булуыгыз, районыбызның азык  иминлеген даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Гомумән, туган ягында  намуслы хезмәт куйган, белемнәрен һәм көчләрен җитештерү һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль хезмәт, эшмәкәрлек өлкәләренә багышлаган, кече Ватанын чын күңелдән яраткан, аның чәчәк атуы турында кайгырткан һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сабантуй элеккечә бердәмлегебез, яхшылыкка ышанычыбыз символы булсын, һәр йортка бәхет китерсен!
Барыгызга да  яңа хезмәт казанышлары, нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, мул уңыш һәм тыныч күк йөзе телим!

Сабантуйлар мөбәрәк булсын!

Зәй муниципаль районы башлыгы  Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев