Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгының Россия көне уңаеннан котлавы

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм район кунаклары!

Бу бәйрәм – барлык гражданнарның бердәмлеге символы. Мин ышанам, зәйлеләрне, бөтен ил халкы  кебек үк, үз Ватаныбыз өчен җаваплылык хисләре берләштерә, һәм киләчәктә дә һәркем аның алга таба үсеше өчен мөмкин булганның барасын да  эшләячәк.

Патриотлык, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен сак-лау, нәтиҗәле  хезмәт, гаделлеккә омтылу һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер булу – халкыбызның төп сыйфатлары. Ә Россиянең уңышлары – миллионлаган гражданнарның казанышлары.

Бу көн уңаеннан  барыгызга да  оптимизм һәм куйган максатларга тугры калу, үз көчегезгә ышану, туган районыбыз, республикабыз һәм бөек Россия хакына барлык изге башлангычларда уңышлар насыйп булсын.

Йортларыгызда  татулык, күңел җылысы хөкем сөрсен, иртәгәсе көннең тотрыклылыгына тулы ышаныч булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм тыныч күк йөзе телим.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев