Район башлыгының Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрикләве
Сезне чын күңелдән Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле зәйлеләр!
Яз һәм хезмәт – бу ике төшенчә һәр кеше өчен әһәмиятле. Яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, язгы чәчү белән мул иген уңышы алуны бәйлибез, тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында яңаруга, яхшы башлангычларның уңышка китерүенә өметләр баглыйбыз. Шул ук вакытта без бары тик тырыш хезмәт белән генә якты киләчәкне төзергә, һәркемнең имин, мул яшәвен тәэмин итәргә мөмкин булуын аңлыйбыз. Муниципаль район халкы бәйрәмне игелекле эшләр белән каршылый. Язгы кыр эшләре бара, социаль объектлар, күпфатирлы йортлар, юлларны капиталь төзекләндерү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү дәвам итә, ял итү урыннары матурлана, халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруы өчен шартлар тудырыла.
Зәйлеләргә һәрвакыт хезмәт сөючәнлек хас, безнең халык уртак эш өчен берләшә белүләре белән аерылып тора һәм хезмәт кешесенә карата хөрмәт безнең барлык планнарыбызның һәм ниятләребезнең нигезендә ята. Без бүгенге көн өчен ныклы икътисади нигез салган хезмәт ветераннарына, шулай ук туган җирнең чәчәк атуы өчен тырыш хезмәт куючыларга рәхмәтле. Омтылышларыбызның бер максатта булуы нәтиҗәсендә район тагын да матуррак, уңайлырак һәм күркәмрәк булыр дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык, алга таба да уңышлы эш телим. 1 Май бәйрәме элеккечә үк хезмәт ияләренең теләктәшлеген гәүдәләндерсен, ә оптимизм һәм яхшы киләчәккә ышаныч һәрвакыт һәрберебезнең юлдашчысы булсын!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев