Район башлыгы мөселманнарны Корбан гаете белән котлый
Изге көнебез – Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез.
Хөрмәтле районыбыз мөселманнары, кадерле зәйлеләр!
Бу бәйрәмнең тарихы борынгы гасырларга барып тоташа һәм безгә ислам традицияләренең, башка диннәр кебек үк, гаделлек, игелек, шәфкатьлелек һәм үзара ярдәмләшүнең мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнгәнлеген искә төшерә.
Корбан бәйрәме рухи пакьлекне, шәфкатьлелекне һәм диндарлыкны гәүдәләндерә, кешеләрне яхшылыкка һәм гаделлеккә, кешелекле сыйфатларга һәм якыннарга игътибарлы булырга өнди.
Саф ниятләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен чистарта һәм бу бәйрәмгә үзенчәлекле мәгънә бирә. Боларның барысы да бүгенге вакытлыча авырлыкларны җиңеп чыгуга, түземлеккә, бердәм тырышлыкка аеруча әһәмият өсти.
Бүген муниципаль районның мөселманнар җәмгыяте, ислам традицияләренә тугрылыгын саклап, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләрне саклауда мөһим роль уйный, дин тотучыларның бердәмлеген ныгыту мәсьәләләрендә актив позициядә тора.
Район мөселманнары киләчәктә дә халкыбызның күп гасырлык бай мирасын арттыруга, тынычлыкны һәм татулыкны саклауга саллы өлеш кертәчәкләренә ышанам.
Хөрмәтле зәйлеләр! Иң изге омтылышларыбыз һәм хыялларыбыз тормышка ашсын, ә бу якты бәйрәм һәр йортка бәрәкәт һәм шатлык китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев