Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы якты Пасха бәйрәме белән тәбрикли

Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!

Сезне бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

 Православие динендәгеләр өчен бу бәйрәм — бердәмлек, бергә булырга омтылу символы. Ул кешелекне иң югары кыйммәтләргә — игелекле гамәлләр кылырга илһамландыра, шәфкатьлелек, бердәмлек, рух ныклыгына өнди, гаилә һәм рухи кыйммәтләребезне искә төшерә.
Бүгенге көндә районда барлык конфессияләрнең бай тарихи, мәдәни, рухи мирасыбызны саклауга, гаиләне ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән иҗади, нәтиҗәле эшен билгеләп үтү бик мөһим. Православие дини оешмалары ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗларга риясыз булышлык күрсәтеп килә.
Сезгә туган районыбыз һәм аның халкы хакына игелекле гамәлләр кылуыгыз, гореф-гадәтләрне саклавыгыз һәм җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртуыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Бу бөек бәйрәм өйләрегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек алып килсен, туган районыбыз хакына яңа казанышларга көч бирсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы белән күңелләрегезне җылытсын. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, игелек һәм тыныч күк йөзе телим.

Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев