Район башлыгы энергетика хезмәткәрләре көне белән тәбрикли
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Хәзерге дөньяда энергетика - җәмгыятьнең чәчәк атуының нигезе. Шәһәр һәм район учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, һәр йортның ямьлелеге, һәр кешенең тормыш сыйфаты нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле.
Энергетикларның хезмәте югары профессионализм, җаваплылык һәм дисциплина таләп итә. Ышанам ки, хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә күп кенә энергетиклар эш урыннарында котлауларны кабул итәчәкләр, чөнки алар төрле экстремаль ситуациядә оператив эш итәргә әзер.
Бу бәйрәм көнендә хезмәтләре белән Зәй районы энергетикасын үстерүгә нигез салган ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Энергетикларның хәзерге буыннары да заманның барлык авырлыкларын җиңә, тармакның данын һәм иң яхшы традицияләрен арттыра баралар.
Намуслы һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен районыбыз халкы исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең эшчәнлектә көтелмәгән хәлләр булмасын, ә сезгә ышанып тапшырылган объектлар ышанычлы һәм авариясез эшләсен. Сез кешеләргә бүләк иткән яктылык һәм җылылык аларның елмаю нуры һәм йөрәк җылысы белән кире кайтсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе!
Зур ихтирам белән Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев