Район башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу белән котлый
Кадерле сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, зәйлеләр!
9 Май илебез тарихында бер үк вакытта тантана һәм кайгы, дан һәм киләчәккә өмет көне буларак кереп калды. Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районыннан фронтка 11600 кеше китә, 7410 кеше яу кырыннан әйләнеп кайта алмый. 2800 якташыбыз орден һәм медальләргә лаек булган. Авыр көннәрдә берләшеп, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән, бөтен сынауларны намус белән узган, үз гомерләрен кызганмыйча дөньяны фашизмнан коткарган, соңыннан туган шәһәрләрен һәм авылларын җимерекләрдән торгызган фронт һәм тыл геройлары истәлеген без һәрвакыт хөрмәтләячәкбез. Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге – безнең өчен һәрвакыт илһамландыргыч үрнәк.
Илебез Бөек Җиңүнең юбилей датасын катлаулы вазгыятьтә каршылый. Инде дүртенче ел Россиянең барлык төбәкләреннән хәрбиләр, шул исәптән зәйлеләр дә, махсус хәрби операциядә катнашып, героик бабалары үрнәгендә Ватан бәйсезлеген яклыйлар. Бу көнне без киләчәк буыннарның тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән ир-егетләребезнең якты хәтере алдында баш иябез.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Фидакарьлегегез һәм чыдамлыгыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Без сезнең Ватан алдындагы казанышларыгызны югары бәялибез, сезнең батырлыкларыгыз белән горурланабыз. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, тынычлыкта, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәгез.
Кадерле зәйлеләр! Бөек Җиңү көнендә барыгызга да чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Безнең хәрби егетләребез үз гаиләләренә, туганнары һәм якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән һәрбарчагызны!
Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев