Саба районы Миңгәр авылында 22 июньдә татар-кыргыз көрәше буенча Бөтендөнья чемпионаты үтте.
Анда Россия җыелма командасы составында Зәйдән спорт мастеры, күптапкырлар дөнья чемпионы Радик Сәлахов катнашты. Билалышлар нәтиҗәсе буенча безнең Радик абсолют җиңүче булды.
Турнирның беренчел ярышлары Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда узды. Чемпионатның финал ярышлары һәм тантаналы чаралары 22 июньдә Татарстан Республикасының Миңгәр авылы махсуслаштырылган мәйданчыгында узды. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль, шулай ук яшүсмер егетләр арасында 9 комплект медаль һәм команда зачеты бүләкләре уйнатылды. Ә абсолют чемпионга бүләк – автомобильне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйды. Финал ярышларында мәйданга Россия һәм Үзбәкстаннан 4 авыр үлчәүле көрәшче чыкты. Иң сөенечлесе – көндәшләрен Радик Сәлахов җиңде һәм дөнья чемпионатының абсолют җиңүчесе булды.
Нет комментариев