Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Радик Сәлахов – көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары җиңүчесе

3-6 июльдә Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.

Ярышларда 17 илдән 150гә якын спортчы көч сынашты. Турнирның беренче этабы Мәскәү спорт комитетының ГБПОУ «МССУОР № 1» Москомспорт мәйданчыгында үткәрелде. Финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы кичә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узды.

Ярышларның финал өлешендә 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләргә акчалата приз һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Абсолют дөнья чемпионы титулына Россия җыелма командасы вәкиле, якташыбыз Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды.

Фото Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәтеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев