Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Питрауларга бардык әле

Зәебездә Питрау бәйрәме быел да традицион төстә, киң масштабта, барча халык көтеп алган күркәм чара буларак уза. Питрауны, зәйлеләр элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашкатау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыра, быел ул 26нчы тапкыр үткәрелә.

Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы, ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы  депутаты Ринат Фазылов, ТРның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры  Илнар Хафизов,   күренекле якташларыбыз, илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләүче якташлар килде.

Питрау аланына керүче юлда мәртәбәле район кунакларын Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның керәшен фольклор коллективы җыр-бию белән каршы алды. Керәшен халкының кунакчыллыгын күрсәтеп, Питрау сүзе язылган хәрефләр тотучы кызлар, кулларындагы милли ризыклар белән кунакларны авыз итәргә кыстыйлар. Ә Питрау чибәре бәйгесендә катнашучы кызлар кунакларга бүләк таратты. Борынгы чишмә буенча Дүрт-Мунча авылы үзешчәннәре театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте.

Кашкатау тарихы белән бәйле “Таш мич” турында туган як тарихын өйрәнү музее тере картина гәүдәләндерде. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә вакыйгалар  шаһиты булмаган.

Алга таба кунакларны, районның төрле милләт вәкилләре зур түгәрәктә әйлән-бәйлән җырлап каршы алды. Ә Питрау аланына керү юлына чигелгән зур сөлгеләр белән  коридор ясалган иде.

Зәебезнең “Мирас”, “Азаль” җыр-хореография балалар ансамбле керәшен халык җырларын башкарды, Әлмәт иҗат ансамбле матур биюләре белән сокландырды. Быелгы Питрау бәйрәме республикабызның күп районнарыннан килгән фольклор коллективлар чыгышлары белән үзенчәлекле булды. Алар күпмилләтле республикабыз халкының дус-тату яшәвен күрсәтте.

Ә бәйрәм күрке булган керәшен халкы тормышын чагылдырган ишегалды һәрберсен үзенә җәлеп итте. Биредә милли ризыклардан авыз итәргә дә, төрле кул эшләре белән танышырга да, осталарга кушылып халык җырларын башкарырга да мөмкин булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев