Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Наркотикларга - юк!

Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә, бу яман чирне авызлыклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Комиссия утырышын алып барган район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин профилактик чараларга игътибарны арттырырга, әлеге чирнең күбрәк кешене агулавына юл куймаска чакырды.  

– Сер түгел, наркомания – заманның иң җимергеч күренешләреннән берсе. Көннән-көн күбрәк кешеләр, тормыш авырлыкларыннан качып, әлеге куркыныч бәйлелеккә эләгәләр. Әмма бу ялган «ирек» авыр түләүгә –  сәламәтлекнең югалуына, әрәм узган  гомер елларына, ә еш кына кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә китерә. Безнең бурыч моны булдырмый калу, - диде ул.

Районда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, бу юнәлештәге  профилактик эшчәнлек  нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов сөйләде.

«Хокук саклау органнары һәм киң җәмәгатьчелекнең  уртак тырышлыгы гына наркотиклар белән бәйле җинаятьчел гамәлләрне, гомумән, бу вазгыятьне үзгәртергә ярдәм итәчәк. Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы һәр хәбәр, язмышларны упкыннан алып калуда,  гаиләләр иминлеген тәэмин итүдә төп рольне уйный», – дип ассызык-лады полиция башлыгы урынбасары.

Эдуард Ефимов сүзләренчә, наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлтелгән чаралар район эчке эшләр бүлегенең  оператив-хезмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. 2025 елның узган чорында полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш линиясе буенча 5 наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 4се авыр категориягә керә, 1се зур булмаган авырлыктагы җинаять.

Хокук саклау  чараларын үткәрү  барышында, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер кеше тоткарланган, аны тикшергәндә 900 граммнан артык наркотик матдә табылган. Аның яшәү урынын тикшергәндә тагын 1 килограмм 400 граммнан артык  наркотик матдә  алынган. Әлеге зат-ка карата хәзер  ике эпизод буенча җинаять эше судка  җибәрелгән.

Шулай ук бер авыл кешесендә 43,5 грамм тыелган матдә табылган. Аңа карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (“наркотик матдәне законсыз саклау»), материаллар судка җибәрелгән.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре наркотикларны контактсыз тарату белән шөгыльләнүче балигъ булмаган зәйлене дә ачык-лаган. Тикшерү барышында аның тагын бер танышы да бу гамәл белән шөгыльләнүе билгеле булган.  Соңгысына карата җинаять эше кузгатылган. Балигъ булмаган яшь кеше  җинаять җаваплылыгына тартылу яше җитмәү сәбәпле, аңа карата эш кузгатылмаган.  

Административ производство да   халыкны наркотиклаштыруны профилактикалауның мөһим өлеше булып тора. 2025 елның агымдагы чорында РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.9 маддәсе 1нче өлеше буенча 8 административ хокук бозу ачыкланган (табиб билгеләмәгән килеш наркотиклар куллану), 8 кеше җаваплылыкка тартылган.

Зәй үзәк район дәваханәсенә медицина тикшерүенә 21 кеше җибәрелгән. Диспансер исәбендә наркомания диагнозы куелган – 175 кеше, профилактик исәптә -  56 кеше тора. Наркотиклар куллануны раслаганда, бу затлар РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1нче өлеше буенча җаваплылыкка тартыла. Зәй шәһәренең җәмәгать суды бу маддә буенча еш кына 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф билгели.

10-19 мартта Татарстан буенча һәм безнең районда да,  яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга һәм балигъ булмаганнарны тыелган маддәләр куллануга җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән “Чиста буын-2025”  операциясенең беренче этабы уздырылды. 

– Наркопритоннар проблемасы аеруча борчу тудыра, алар наркомания таралу һәм башка җинаятьләрнең “бөреләнү учагы” булып тора. Шуңа да,  гражданнардан наркотиклар куллану нияте белән җыелучылар урыннары, гомумән, шик тудырган фатирлар турында   полициягә оператив хәбәр итүләрен сорыйбыз. Бу яман чирнең күп кешеләрне агулавына җитди киртә булачак, – ди Эдуард Ефимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев