Миңгәрдә узган чемпионатта абсолют дөнья чемпионы титулын  Радик Сәлахов яулады
Көн темасы

Миңгәрдә узган чемпионатта абсолют дөнья чемпионы титулын Радик Сәлахов яулады

Саба районы Миңгәр авылында узган көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют дөнья чемпионы титулын Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов яулады.

Финалда ул Грузия көрәшчесе Уча Табатадзе белән бил алышты. Аңа төп бүләк – автомобиль тапшырдылар.

Бу – Радикның 2026 елда откан дүртенче машинасы. Ул быел Зәй һәм Казан шәһәре Сабан туенда, Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып танылды. Радик Сәлахов карьерасында барлыгы 22 машина откан.

Чыганак: Татар-информ

Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

 


Нет комментариев