Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Александр сөйгәне Ольгага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм аның «әйе», дигән җавабын алгач, ЗАГСка гариза биргәннәр.
Александр хәрби зонада «Незнайка» позывноен йөртә.Ул — штаттагы контрактчы, 2016 елда Сахалинга хезмәт итәргә китә, махсус хәрби операциянең башыннан Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә.
-Без Донецк юнәлешендә хәрби бурычыбызны үтибез. Бурычыбыз — саклау пункты, оборонаны тоту һәм команданы тулысынча тәэмин итү, — ди ул хезмәте турында.
Александр хәрби батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Жуков» һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медальләренә лаек булган.

Ольга — Чаллы кызы. Алар интернет челтәре аша танышканнар. Александр хезмәтенә киткәч, Ольга Зәйдә яшәргә карар иткән.
Яшь гаиләне әти-әниләре, якыннары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Регина Камалова район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, яшь гаиләнең бәхетле булуын, Александрның исән-сау җиңү белән кайтуын теләде.
Тантанада катнашучы башкалар да яшь гаиләгә изге теләкләр юлладылар.
Нет комментариев